Лишайниклар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Лишайниклар — үзенчәлекле организмнар төркеме. Лишайникларда автотроф фикобиопт (суүсем) һәм гетеротроф микобионт (гөмбә) бердәм симбиотик организм хасил итеп тереклек итә. Шул сәбәпле, ирекле яшәүче суүсемнәрдән һәм гөмбәләрдән алар морфологик, анатомик, физиологик, биохимик, экологик яктан аерылып тора.
Лишайниклар | |
Кайда өйрәнелә | лихенология[d] |
---|---|
Лишайниклар Викиҗыентыкта |
Лишайникларның икеле табигатен беренче булып 1867 елда немец ботанигы Симон Швендерер ачыклаган. Хәзерге вакытта лишайникларның 26 000 төре билгеле. Аларны өйрәнүче фән лихенология дип атала.
Микобионт күбесенчә сумкалы гөмбәләргә (пиреномицетларга һәм дискомицетларга) карый. Кайбер субтропик һәм тропик лишайникларның гына гөмбәсе базидиомицетларга керә. Микобионт нечкә (диаметры 3—10 мкм), очтан өзлексез рәвештә үсәргә сәләтле җепселләрдән тора. Җепсел ике катлы тышча белән капланган күзәнәкләрдән тора. Күзәнәкләрдә гадәттә бер төш, озынча я түгәрәк вакуоль урнаша. Күзәнәкләрнең аркылы тышчасында бер кечкенә тишек (перфорация) урнаша, аның аша үткән плазмодесмалар ярдәмендә күзәнәкләр бер-берсе белән тоташа. Кайчак өч перфорация булырга мөмкин, хәтта алар буй тышчаларында да урнаша, нәтиҗәдә плазмодесмалар параллель юнәлгән күрше җепселләрне дә тоташтыра. Кайбер җепселләрнең тышчалары су сеңдереп бүртергә һәм лайлаланырга сәләтле. Тышчаларда шулай ук төрле пигментлар туплана, алар лишайникларга үзенчәлекле төс биреп торалар.
Май күзәнәкләре (май җепселләре) — лишайникларга гына хас ясалмалар. Алар гади күзәнәкләрдән эрерәк һәм, май тупланганга, яшел төстә булалар. Җепселләр арасында специальләшкәннәре дә күзәтелә, мәсәлән, эзләүче, чолгап алучы, этүче җепселләр. Аларның вазифалары — суүсем күзәнәген эзләп табып чолгап алу һәм суүсемнәр катламына үткәрү. Микобионтның чорналган җепселләреннән ялган тукыма — плектенхима барлыкка килә, ул лишайниклар катламасының төп өлешен тәшкил итә.
Фикобионт яшел һәм зәңгәрсу-яшел, кайчак саргылт-яшел, бик сирәк көрән суүсемнәрдән тора. Лишайник төрләренең яртысында фикобионт булып яшел суүсем требуксия тереклек итә. Аннан кала зәңгәрсу-яшел суүсемнәрдән носток, глеокапса, анабена, яшел суүсемнәрдән трентеполия, пальмелла дә бар. Суүсемнәрнең күбесе ирекле рәвештә дә очрый, ә кайберләре — бары тик лишайник составында гына, мәсәлән, требуксия.
Лишайниклар катламасында суүсемнәр ирекле яшәүче суүсемнәр белән чагыштырганда морфологик һәм физиологик үзгәрешләр кичерә. Аларның үзләре — зуррак, ә туклыклы матдәләре азрак була; лайлалы төргечләр барлыкка килми, колонияле һәм җепсыман төрләр аерым күзәнәкләргә таркала. Суүсемнәр шулай ук югары температурага, озакка сузылган корылыкка искиткеч чыдам. Алар гөмбә җепселләре белән чорналганлыктан, бик аз яктылыкта да фотосинтезлауга сәләтле.