Малайзиядә ислам
From Wikipedia, the free encyclopedia
Малайзиядә ислам (мал. Islam di Malaysia) — Малайзия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Малайзия халкының (32 млн 365 мең кеше) 61,30 % ы (19 млн 839 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 1,10 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — 1957 елдан бирле илнең дәүләт дине. Мөселманнарның абсолют күпчелеге (99,8 %) сөнниләр (шәфигый мәзһәбе), шулай ук шигыйлар, әхмәдияләр, суфыйлар, ибадияләр бар.