Матбагаи Кәримия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Матбагаи Кәримия, Кәримовлар матбагасы, Кәримовлар басмаханәсе (مطبغۀ كريميە[1], рус. Типография Каримовых) — Казандагы беренче шәхси татар басмаханәсе, типография. 1900 елда бертуган Мөхәммәтҗан Һәм Шәрифҗан Кәримовлар тарафыннан ачылган. Типография 1898 елда китап сәүдәсе белән шөгыльләнү өчен оештырылган «Борадәран Кәримовларның сәүдә йорты» мәнфәгатьләрен күздә тотып эшли. Татар, рус, казакъ телләрендә китаплар, «Таң йолдызы», «Тавыш», «Кояш» һ. б. гәҗитләр нәшер итә. Басмаханә татар китапларын бизәүне яхшырту эшенә өлеш кертә: беренче булып яңа рәсемнәр, гарәп шрифтлы кеглилар куллана. 1901—1917 еллар арасында 1 763 исемдә гомуми тиражы 20 млн нан артык булган китап бастырып чыгара. 1917 елдан соң фирка, шура органнарының заказларын үти, татарча китаплар бастыруын дәвам итә. 1918 ел уртасында дәүләт карамагына алына.
Матбагаи Кәримия |
Төр |
басмаханә |
---|---|
Нигезләнгән | 1900 |
Штаб-фатир | Казан, Париж Коммунасы ур., 8нче йорт |
Продукциясе |
китаплар, газеталар |