From Wikipedia, the free encyclopedia
Маҗар кенәзлеге (маҗар. Magyar Fejedelemség) — Урта Дунай түбәнлегендә беренче маҗар дәүләте, якынча 895 елда нигезләнгән.
890 ел тирәсендә хазарлар һәм угызлар басымы астында бөҗәнәк кабиләләренең бер өлеше Волга аша чыккан һәм монда күчеп йөрүче маҗарларны кыса башлаган. Нәтиҗәдә, маҗарлар Леведияне калдырырга һәм көнбатышка Днепр аша күченергә мәҗбүр булганнар. «Gesta Hungarorum» хроникасы мәгълүматлары буенча, Кенәз Альмош аталган түгел рус кенәзен (бәлки, Олегны) тар-мар иткән, аны Киевта камап алган һәм руслар аңа 10 мең көмеш марка түләгәннән соң гына китәргә ризалашкан[1].
Маҗарларның Днепрның уң ярында пәйда булуы Болгария белән конфликтка китергән. Бу вакытта Болгар патшасы Симеон Византия белән сугыш алып барган, әмма моңа карамастан, маҗарлар тар — мар ителгәннәр һәм көнбатышка, Карпатлар артына — Паннониягә хәрәкәтләрен дәвам итәргә мәҗбүр булганнар.
906 ел тирәсендә маҗарлар, Бөек Морав дәүләте калдыкларын тар-мар итеп, Паннон тигезлеген басып алганнар.
Бу мәкалә бүлеге әлегә язылмаган. Монда аерым махсус бүлек куела ала. Сез аны язып Википедиягә ярдәм итә аласыз. |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.