Минск җәмигъ мәчете
ислам гыйбадәтханәсе (Минск, Беларусия) / From Wikipedia, the free encyclopedia
Минск җәмигъ мәчете (белар. Мінская саборная мячэць) — Беларусия башкаласы Минск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, яңа (җәмигъ) мәчет. Шәһәрдәге бердәнбер мәчет. 2016 елның 12 ноябрендә ачылган. Ачу тантанасында Беларусия президенты Александр Лукашенко һәм Төркия президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган катнаша.