From Wikipedia, the free encyclopedia
Мишәл Гаун, Мишәл Нәгыйм Гаун, (гарәп. ميشال نعيم عون (1935 елның 18 феврале, Бәйрут) — Ливанның 2016 елның 31 октябрендә сайланган президенты. Ливан кораллы көчләре генералы.
Мишәл Гаун | |
---|---|
Ливан президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2016 елның 31 октябре | |
Аңа кадәр | Сәләм Тәммам, в.б. |
Туган | 18 февраль 1935 (89 яшь) Харәт-Херәек[d], Lebanese Republic under French mandate[d] |
Җефет | Nadia El-Chami Aoun[d] |
Сугышлар/бәрелешләр | Лөбнан ватандашлар сугышы[d] |
1935 елның 18 февралендә Бөек Ливанның Бәйрут шәһәрендә католик-маронетларның дини гаиләсендә туган. Хәрби укуханә (1958), Шалон-сюр-Марн хәрби мәктәбен (1959, Франция) тәмамлаган. АКШның Оклахома штатындагы Форт-Сил артиллерия мәктәбендә (1966), Франция югары хәрби мәктәбендә (1976-1980) укыган. Инглиз, француз, итальян, испан телләрен камил белә.
Ливан армиясендә артиллерия офицеры булып хезмәт итә. 1970 еллар уртасында башланып киткән Лөбнан ватандашлар сугышында үзәк хакимият яклы була.
1988 елның 22 сентябреннән Ливан премьер-министры һәм чираттагы президент сайлауларына кадәр президент в.б. Ливаннан Сүрия кораллы көчләрен чыгару тарафдары була.
Мөһаҗирлектә күпчелек Марсель шәһәрендә яши, Сүриягә каршы «Ирекле ватандарлык хәрәкәте» оештыра. 2005 елгы Кедр инкыйлабыннан соң, Сүрия гаскәре Ливаннан чыккач, илгә кайту мөмкинлеге ала.
2005 елның июнендә Ливан парламентына сайлауларда ул җитәкләгән «Реформалар һәм алгарыш» фиркасе 128 урынның 21ен алуга ирешә, ләкин коалициягә керми, оппозициядә кала.
2016 елның 31 октябрендә, 2,5 ел барган президент сайлаулары нәтиҗәсендә, Ливан президенты итеп сайлана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.