Монголия гимны
From Wikipedia, the free encyclopedia
Монгол Иленең дәүләт җыры (монг. Монгол Улсын Төрийн дуулал) – бүгенге Монголиянең дәүләт гимны. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә аның тексты күп тапкыр – сәяси җилләр һәм иҗтимагый-икътисадый мөмкинлекләр алмашынган саен — төзәтмәләр кичергән, әмма көе үзгәрешсез калган. 1950 елдагы башлангыч версиясенең дә, соңгы 2006 елгысының да рәсми авторы бер үк дип билгеләнгән — Цэндийн Дамдинсүрэн, гәрчә монгол халкының олы әдибе “совет чорында”, 1986 елда вафат булган булса да. Гимн көе авторлары икәү: Билэгийн Дамдинсүрэн һәм Лувсанжамбын Мөрдорж.[1][2][3]
Кыска фактлар Монгол Улсын Төрийн дуулалᠮᠣᠩᠭᠣᠯ ᠤᠯᠤᠰ ᠤᠨ ᠲᠥᠷᠥ ᠶᠢᠨ ᠳᠠᠭᠤᠯᠠᠯ Mongol Ulsín Törín dúlal, Сүзләрнең авторы ...
Монгол Улсын Төрийн дуулал ᠮᠣᠩᠭᠣᠯ ᠤᠯᠤᠰ ᠤᠨ ᠲᠥᠷᠥ ᠶᠢᠨ ᠳᠠᠭᠤᠯᠠᠯ Mongol Ulsín Törín dúlal | |
---|---|
тат. Монгол Иленең дәүләт җыры | |
Монголия гимны һәйкәле, Улан-Батор | |
Сүзләрнең авторы | Цэндийн Дамдинсүрэн |
Композиторы | Билэгийн Дамдинсүрэн Лувсанжамбын Мөрдорж |
Дәүләт | Монголия |
Билгеләнү вакыты | 1950 ел |
Ябу