төбәк дине From Wikipedia, the free encyclopedia
Океанлыкта ислам ― XVII гасырдан билгеле азчылык дине. Ислам дине Папуа – Яңа Гвинея халкының Малай империясе сәүдәгәрләре белән элемтәләре урнашкач барлыкка килгән. Хәзерге вакытта Океанлык халкының 0,28 % ы – мөселманнар.
Океанлыкта ислам | |
Дөнья кисәге | Океанлык |
---|---|
Океанлыкта ислам Викиҗыентыкта |
Хәзерге вакытта Океания илләрендә 0,28 % мөселманнар яши, һәм регионның һәр дәүләтендә диярлек үз мөселман җәмгыяте бар: 1,7 % мөселман халкы Австралиядә, 0,90 % ы Яңа Зеландиядә, 6,27 % ы – Фиджида, 4,33 % ы – Яңа Каледониядә, 0,01 % ы – Сөләйман утрауларында, 0,1 % ы – Вануатуда, 0,05 % ы – Тонгада, башка илләрдә бик аз процент мөселман халкы яши [1]. Кокос утраулары халкының (544 кеше, 2016 елга) 75 % ын сөнни мөселманнар тәшкил итә.
Фиджи – Океания илләре арасында мөселманнар саны тиз үсүче дәүләт, анда 60 000 мөселман яши (ил халкының 6,3―7 % ы, 2007 елга). Мөселман илләре, барыннан да элек, Согуд Гарәбстаны ягыннан финанслау дини белем алу өчен шартлар тәэмин итү — мәгариф учреждениеләре, башка социаль һәм мәдәни инфраструктура урнаштыру, мөселманнарның Фиджидан Мәккәгә баруларын финанслау өчен ярдәм итә.
Ислам Океаниянең кайбер өлешләрендә XVI гасырда ук Индонезиянең мөселман төбәкләре белән элемтәләре аркасында барлыкка килгән [2].
Океаниядә ислам үсешенең беренче дулкыны XVII гасырда Папуа – Яңа Гвинея халкының Малай империясе сәүдәгәрләре белән элемтәләре урнашкач барлыкка килгән [3]. Икенче дулкын XVIII―XIX гасырлар белән билгеләнә. Мәсәлән, Фиджида беренче мөселманнар булып шикәр камышын эшкәртүдә катнашкан Һиндстан мөһаҗирләре исәпләнә.
Бүгенге көндә Океаниядә Ислам динен танытуда Малайзия һәм Согуд Гарәбстаны оешмалары, шулай ук Австралия, Яңа Зеландия һәм Фиджи мөселманнары әйдәүче роль уйный. Моннан тыш, Меланезия территориясендә Африка халкы аша ислам динен тарату тенденциясе бар, чөнки төбәктәге дәүләтләрнең җирле кешеләре аларның сүзенә зур игътибар белән колак сала [4].
Ислам мәдәниятен Океания белән бәйләүче күп санлы факторлар бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.