Ольга Корбут
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ольга Валентиновна Корбут (16 май 1955 ел, Гродно, Белорус ССР ы, ССРБ) — совет гимнасты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, ССРБ-ның атказанган спорт мастеры (1972). Кораллы Көчләр өчен чыгыш ясый. Ренальд Кнышта шөгыльләнә. Укытучы тренер специальносте буенча Гродно дәүләт педагогия институтын тәмамлый (1977).
белар. Вольга Валянцінаўна Корбут | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Америка Кушма Штатлары |
Кайсы ил өчен чыгыш ясый | СССР |
Патроним или матроним для человека | Валентиновна[d] |
Кушамат/тәхәллүс | The Sparrow from Minsk[1] һәм Vrabia din Minsk[2] |
Туу датасы | 16 май 1955(1955-05-16)[3][4][5] (68 яшь) |
Туу урыны | Һродна, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР[3] |
Һөнәр төре | спорт гимнасты |
Әлма-матер | Һродна дәүләт университеты[d] |
Масса | 44 килограмм[1] |
Спорт төре | спорт гимнастикасы |
Катнашучы | gymnastics at the 1972 Summer Olympics – women's balance beam[d], gymnastics at the 1976 Summer Olympics – women's balance beam[d], gymnastics at the 1972 Summer Olympics – women's floor[d] һәм gymnastics at the 1972 Summer Olympics – women's uneven bars[d] |
Бүләкләр | |
Биеклек / буй | 152 сантиметр[1] |
Рәсми веб-сайт | olgakorbut.com(ингл.) |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 7489 |
Ольга Корбут Викиҗыентыкта |
Ольга Корбут 1963 елда икенче класта укыган чагында Ярослав Иванович Корольнең гимнастика түгәрәгенә килә. 1965 елда 10 яшендә Ренальд Кнышның төркеменә эләгә. Тәүге зур уңышка 1970 елда ирешә — таянып сикерүдә ССРБ чемпионы була һәм ССРБ җыелма командасына кертелә. Хатын-кыз арасында бүрәнәдә сальто эшли алган тәүге гимнаст.
Спорт гимнастикасы тарихына Людмила Турищева белән Ольга Корбутның бер-берсенә каршы тору тарихы ингән. Турищева иске академик гимнастика мәктәбен гәүдәләндәрә, ә Корбут спорттагы яңа агымны чагылдыра: дуамал элементлар, атлетизм һәм яшьлек. 1972 елда Мюнхен Олимпиадасында Корбут новаторларча гимнастика элементларын күрсәтә һәм тамашачы сөюен яулый. Ләкинабсолют беренчелек өчен каты алышта Турищевадан җиңелә[6]. Абсолют беренчелектә үзенең яраткан снаряды булган бүрәнәдә чыгыш ясаганда ул җитди хата җибәрә һәм нәтиҗәдә хәтта призерлар исәбенә дә керми[7].
1976 елда Ольга Монреальдәге Уеннарда ССРБ җыелма командасында була, команда составында - алтын һәм бүрәнәдә көмеш награда яулый.