Петр Дементьев музее (Үби)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Петр Дементьев музее (рус. Музей Петра Дементьева) — Татарстанның Чүпрәле районы Үби авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее филиалы. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы, 9 Ленин ордены кавалеры, ССРБ авиация сәнәгате министры булган Пётр Василий улы Дементьевның (1907—1977) тормыш юлы белән таныштыра. Әлеге музей — Пётр Дементьевка илдә беренче музей[1].
Кыска фактлар Дәүләт, Административ-территориаль берәмлек ...
Петр Дементьев музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Чүпрәле районы |
Урын | Үби |
Ябу
Кыска фактлар Пётр Дементьев музее, Нигезләү датасы ...
Пётр Дементьев музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 2017 |
Урын | 422464 ТР, Чүпрәле районы, Үби, Кызыл мәйдан ур., 48. |
Директор | Гөлнас Рәис кызы Җаббарова |
Ябу