Агач — үзеннән-үзе бөеклеккә үсә ала алган, су һәм төрле минераль һәм органик матдәләрне төп һәм ян тамырларыннан алган, югарылыгы гадәттә 4-5 метр булган бер кәүсәле һәм күп ботаклы үсемлек.
Агачлар берничә (гадәттә - дистәләрчә) ел, кайвакыт исә - берничә гасыр яшәүче күпеллык үсемлекләр.
Шәхес
Ботаклар үрелүе, Виечула рәсеме, 19 гасыр азагы
Артур Виечула (ингл.) (20.01.1867 – 1941) - алман ландшафт инженеры, үз хезмәтләре өчен Алманияның дәүләт кәшефчелек хачы белән бүләкләгән.
1926 елда бастырган Wachsende Häuser aus lebenden Bäumen entstehend (Тере агачлардан йортлар булдыру) китабында ботакларны берләштереп һәм теләнелгән тарафка үстерү техникаларын күрсәтә. Үз гомере дәвамында яшәгән йортны булдыра алмаса да, 394 дюйм озынлыгында канадалы тирәкләреннән диварны үстерә алган. Аның васыяте күп буын артистларын тере агачлардан йортларны һәм башка кызыклы сын объектларны булдыруга этәрде.
Төркемнәр
Татар дөньясы
Ак кае́н - татар мифологиясендә һәм фольклорында - изге агач . Яктылык, чисталык һәм гүзәллек символы буларак, каен күп кенә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мифология системаларында киң таралган. Каенны олылау агач культына - күп кенә халыкларда ыруглык чорында киң таралган табигатькә табынуның бер төренә кайтып кала.
Шәп мәкалә
Австриядә урман кисү.
Урманчылык — үсемлекчелекнең урман ресурсларын үстерү, өйрәнү һәм куллану белән шөгелләнүче бер тармагы. Шулай ук, урманны яхшырту, продуктивлыгын арттыру белән дә шөгелләнә. Урманчылык халык сорауларын агач һәм башка урман ресурслары белән тәэмин итә.
Урман ресурслары - ягулык һәм эш материалы буларак хуҗалыкта кулланылучы урманның биологик ресурслары күплеге.
Заманча урманчылык урман үрчетү проблемалары , халыкны утын белән тэәэмин итү, кыргый хайваннарны саклау , табигый сулыкларны саклау белән шөгелләнә.
Шәп рәсем
Дөньяның иң бөек агачы - секвойя .
Беләсезме…
Мин булыша алганым