Сара Садыйкова
татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы (сопрано), драма / From Wikipedia, the free encyclopedia
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Сара Гариф кызы Садыйкова (1 ноябрь 1906, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 7 июнь 1986, Казан, ТАССР, ССРБ) — бөек татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы (сопрано), драма актрисасы. Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1976) артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984). Тукай бүләге иясе (1990). 1982 елдан ССРБ композиторлар берлеге, 1944 елдан КПСС әгъзасы.Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.
Кыска фактлар Сара Садыйкова, Туган телдә исем ...
Сара Садыйкова | |
---|---|
Туган телдә исем | Сара Гариф кызы Садыйкова |
Туган | 1 ноябрь 1906(1906-11-01) РИ, Казан губернасы, Казан |
Үлгән | 7 июнь 1986(1986-06-07) (79 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе Русия империясе→ / Совет Русия республикасы→ / ССРБ |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор, җырчы (сопрано), шагыйрә, актриса |
Балалар | кызы Әлфия Айдарская[1] |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | sarasadykova.su |
Ябу
Википедиядә Садыйкова фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.