Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская
From Wikipedia, the free encyclopedia
Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская (Хәмидуллина Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы;[2] 15 май 1892, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 6 апрель 1974, Казан, ТАССР, ССРБ)[3] — татар совет актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, Татар АССРының атказанган актрисасы (1926). Беренче татар актрисасы. ТАССР атказанган артисты (1926). 1907 елдан «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасында чыгыш ясый. 1912 елда Уфада «Hyp» трупасын оештыра. Соңыннан шул труппа нигезендә Уфада «Нур» театры оеша.
Кыска фактлар Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская, Туган телдә исем ...
Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы Гыйззәтуллина-Волжская |
Туган | 15 май 1892(1892-05-15) Казан |
Үлгән | 6 апрель 1974(1974-04-06) (81 яшь) Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Карл Маркс урамы, 60[1] |
Милләт | Татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе, ССРБ |
Һөнәре | актриса, режиссёр, театр эшлеклесе |
Ата-ана |
|
Ябу
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Гыйззәтуллина битенә күчегез.