Сөләйман Бакырганый
гомумтөрки әдәбият вәкиле, Әхмәд Ясәвинең шәкерте From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сөләйман Бакырганый (Хәким Ата, Кол Сөләйман) — гомумтөрки әдәбият вәкиле, Әхмәд Ясәвинең шәкерте.
Гомеренең зур өлешен Харәземдәге Бакырган төбәгендә уздыра һәм 1186 елда шунда ук вафат та була. Шагыйрь әсәрләренең төп өлеше «Бакырган китабы» дип исемләнгән җыентыкта тупланган.
«Бакырган китабы»ндагы күп кенә шигырьләрдә Аллаһ гаделлек, игелек, хакыйкать идеалы, өлгесе рәвешендә карала, һәм кешенең һәр уй-кичереше, һәр эш-гамәле шул идеалга, өлгегә мөнәсәбәттә яктыртыла, бәяләнә.
Remove ads
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.
- Фәрит Яхин. «Бакырган китабы». // Әдәбият чыганакларын барлаганда. К.: ТКН, 1994, 13-14 бит.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads