Таш елгалар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Таш елгалар (корымнар) — (борынгы төрки qorum «таш сибелмә, кыя ватыклары, сарыкташлар» дигәннән килеп чыккан[1]) —— бу атама физик географияда, геологиядә һәм геоморфологиядә кулланыла; ике мәгънәсе бар:
- урыны-урыны белән өч үлчәүле аралыкта тар, табигый юл белән барлыкка килгән таш кисәкләре тупланмасы, җирнең өске катламында бер бөтенлек булып, утрау рәвешле сибелеп ята;
- җир өстендәге катлаулы корылышлы күренеш, — курумлэнд, — янәшә торган очлы сынык кырлы таш кисәкләренең төрле авышлыкта урнашкан төркеме, ул акрын гына хәрәкәт итә ала. Үз микроклиматы, гидрологиясе, үсемлекләр һәм хайваннар донъясы бар.
Россия Федерациясендә корымнарны өйрәнүнең әйдәүче фәнни үзәге -М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.