Туфан Миңнуллин
күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче (1935-2012) / From Wikipedia, the free encyclopedia
Туфа́н Миңну́ллин, Туфа́н Габдулла́ улы Миңну́ллин (1935 елның 25 августы, Олы Мәрәтхуҗа — 2012 елның 2 мае, Казан) — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург[1].
Туфан Миңнуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Туфан Габдулла улы Миңнуллин |
Туган | 25 август 1935(1935-08-25) Олы Мәрәтхуҗа, Кама Тамагы районы, Татарстан |
Үлгән | 2 май 2012(2012-05-02) (76 яшь) Казан, Татарстан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе |
Һөнәре | сценаричы, язучы, сәясәтче, драматург, публицист |
Җефет | Нәҗибә Ихсанова, |
Балалар | Әлфия Миңнуллина-Юнусова |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | http://www.TufanMinnullin.com/ |
Туфан Миңнуллин — 1984-1989, 1989-1991 елларда ТАССР Югары Советы; беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Ул дәүләт дәрәҗәсендә татар теле, мәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт шурасында һәрдаим татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы депутатларның берсе була[2].