![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/07/Thap_Mam_Shiva_12th_c.jpg/640px-Thap_Mam_Shiva_12th_c.jpg&w=640&q=50)
Тямпа сәнгате
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тямпа сәнгате күбесенчә дини булган һәм Ходайларга һәм корбан бирүчеләргә дан җырлаган. Тямпада ясаучысы имза куйган сәнгать әсәрләре очрамаган, кәсеп эшләнмәләре заказга ясалганнар һәм кырыс дини кануннар буенча эшләнгән. Шулай итеп, эшнең бөтен интеллектуаль милеге һәм иҗтимагый престижы бүләк итүченеке булган. Тямпа сәнгате Һиндстаннан, Камбуджадеша һәм Шривиджаядан килгән өлгеләр буенча эшләнгән булган, әмма тулаем алганда үзешчән характерлы булган. Шуннан ары, Тямпа сәнгате Вьетнамның Ли Династиясе чоры сәнгатенә йогынты ясаган. Күпсанлы сугышлар һәм табигый факторлар Тямпа потлары һәм һәйкәлләре саклануына ярдәм итмәгән. Тям керамикасы, агач потлары, стена рәсемнәре, ритуаль савытлары һәм металл эшләнмәләре турында бик аз билгеле, тегү һәм чигү сәнгатьләре начар өйрәнелгән. Тям сәнгатенең эволюциясенең, бигрәк тә гыйбадәтханә комплексларының эволюциясен дәвамлы рәвештә күзәтергә мөмкин түгел. Еш кына яулап алучылар гыйбадәтханәләрне үз карашлары буенча гына яңача төзәтмәгәннәр, ә шулай ук бүләк итүчеләрнең исемнәре белән язмаларны да бетергәннәр. Шуңа күрә үзгәртелгән язмалар буенча Тямпа сәнгате тарихын өйрәнү ышанычлы булмаган дип санала. Хәзергә кадәр Тям стильләренең сыйфатламасы һәм аларның хронологиясе төгәл түгел.[1][2]. Барлык диярлек язмалар патшалар һәм аларның якыннары төзегән дини һәйкәлләрендә урнашкан. Бу корылмаларны кору патша хөкүмәтенең куәтен һәм патша хөкүмәтенең куәтенең символы булып торган һәм Шиваизм, Буддачылык, җирле культлар һәм ышануларга бәйле булган. Хөкүмәткә иң якын Вишнуизм Тямпада икенчел һәм бик үк озын булмаган рольне уйнаган. Һинд дине һәм Буддачылык гыйбадәтханәләреннән башка хәзерге көннәргә кадәр берничә ныгытылган цитадель гына сакланган. Тям сәнгатенең оригинальлеге теге яки бу корылмаларның бөтен тарихлары дәвамында сайлауда булган. Декон һәм потларда Һинд дине цитадельләреннән алынмалар булса да, аларны кабатлау итеп кенә карау дөрес түгел. Барлык сәнгать әсәрләренең дә шәхси хасиятләре һәм детальләре булган, алар Тям эстетикасына хас (мәсәлән, потларның бизәкләре һәм киемнәре, потларда фантастик элементлары муллылыгы. [1][2]. Тям сәнгатенә гаять зур зыянны Һинд-Кытай һәм бигрәк тә Вьетнамда сугыш китергән. Күп гыйбадәтханәләр һәм потлар җимерелгән булган, алар хәзерге көнгә кадәр фотосурәтләрдә, рәсемнәрдә һәм тикшерүчеләр тасвирланмасында калган. Хәзерге Вьетнамда да мәдәни мирас артыннан дөрес карамау бар, бу табигый җимерүгә, урлауга һәм күп артефактларның зыянына китерә, бигрәк тә борынгы язмалар белән таш стеллаларның. [3][4]. Тямпа сәнгатен өйрәнү буенча зур эшне Франция Ерак Көнчыгыш Институты, Париж Гиме музее, Сингапурның Милли университеты, Ханойда Вьетнам Милли музее, Данангта Тям потлары Музее, Вьетнам археологиясе институты, Милан техник университеты, Милан Бикокка университеты, Калифорния Беркли Институты, Йель университеты, Лондон университетының Шәрыкъны һәм Африканы өйрәнү Мәктәбе, Лондонның Университет колледжы, Токио Васэда университеты һәм Мәскәү Русия Фәннәр Академиясенең шәрыкъны өйрәнү Институты алып бара.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/07/Thap_Mam_Shiva_12th_c.jpg/320px-Thap_Mam_Shiva_12th_c.jpg)