Тямпа җәмгыяте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тямпа җәмгыяте күбесенчә Һиндстан мәдәнияте нигезендә формалашкан, ул элегрәк чор гадәтләрен һәм традицияләрен үзе эченә алган. Борынгы Тямнарның көнкүреш тормышы диңгезгә юнәлгән булган, бу диңгез буе үзәне яшәүчеләре көнкүреше һәм мәдәниятенә зур йогынты ясаган. Тямнар тормышына шулай ук килгән Һиндстан диннәре — Һинд дине һәм әзрәк дәрәҗәдә Буддачылык йогынты ясаган — алар үзенең киң пантеонына биредәге культ һәм ышанулар Илаһларын керткән.
Тямпа халкы шактый бертөрле булган, этник мөнәсәбәттә борынгы Тямнар күбрәк булган. Бары тик үзләренең дәүләтенең кырыйларында гына Тямнар күршеләре белән элемтәгә кергәннәр — төньякта Вьетлар белән, көньякта Кхмерлар белән һәм көнбатышта тау кабиләләре белән. Безнең эра башына үзәк Вьетнамның яр буе районнарында яши башлап V гасырга Тямнарга Һинд цивилизациясе зур йогынты ясый, алар Һинд динен һәм Һинд язуын кабул иткәннәр. Тямнарның соңрак тарихы өчен шулай аталган “Көньякка марш” (вьетн. Nam tiến; нам тьен) — бу Вьетлар тарафыннан Тям җирләрен салмак колонизациясе, ул XI гасырда башланган.
1471 елда Вьетлар Тям башкаласын Виджайяны җимергәннәр һәм илнең күпчелек өлешен яулап алганнар. Бары тик ике көньяк патшалык – Каутхара һәм Пандуранга берникадәр автономияләрен калдырганнар. Төп этник территорияләрен югалтуларына һәм Һинд диненнән Исламга күчеп берникадәр китүләренә карамастан, тулаем алганда Тямнар милли үзаңнарын һәм кайчандыр балкучы бабалар мәдәниятенә караганлыкларын саклап калганнар. Безнең көннәргә кадәр барып җиткән Тям язмаларыннан халык көнкүреше, гади Тямнарның мәдәнияте һәм гадәтләре турында әз барып җиткән, мәгълүматның күбрәк массивы хөкем итүче династияләргә һәм дини сорауларга карый.