![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/5a/Humaniris.jpg/640px-Humaniris.jpg&w=640&q=50)
Төсле катлау
From Wikipedia, the free encyclopedia
Күзнең төсле катлавы (каз. Нурлы катлау), (рус. Радужная оболочка) (лат. iris, бор. грек ἶρις "салават күпере") — юка хәрәкәтләнүчән, үзәгендә тишек (күз карасы) белән умырткалыларның күз диафрагмасы. Мөгезкатлау артында, күзнең алгы һәм арткы камералары арасында, күз ясмыгы алдында урнашкан. Яктылык үткәрмәүчән диярлек. Анда пигментлы күзәнәкләр (имезүчеләрнең — меланоцитлар), күз карасын тарайтучы әйләнмәле һәм аны киңәйтүче радиаль мускуллар бар. Төсле катлауда пигмент җитмәү (бу очракта күзләр кызылрак төсмерле була), җитәклек булмаган тире һәм чәч пигментациясе белән белән яраша (альбинизм). Күпчелек балыкларның төсле катлавы мускулсыз һәм күз карасы диаметрын үзгәртми. Башаяклы моллюскларның төсле катлавы - төсчек.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/5a/Humaniris.jpg/320px-Humaniris.jpg)