Халыкара хатын-кызлар көне
хатын-кызлар хокукларына багышланган халыкара истәлекле көн / From Wikipedia, the free encyclopedia
Халыкара хатын-кызлар көне — хатын-кызларның ирләр белән хокукый тигезлеге, кешеләр җәмгыятендә хатын-кыз хокукларын киңәйтүгә юнәлгән көрәштә халыкара сәяси чаралар үткәрү өчен билгеләнгән көн, һәр елның 8 март көненә төшә.[2]
Халыкара дәрәҗәдә истәлекле көн буларак 1977 елгы БМОның Генераль Ассамблеясендә резолюция кабул ителгәч билгеләнә башлый.
Халыкара хатын-кызлар көне | |
Нигезләнү датасы | 28 февраль 1909, 1922, 1949 һәм 8 март 1917 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | хатын-кыз |
Әүвәлгесе | National Woman's Day[d] |
Кем истәлегенә | хатын-кыз |
Елның көне | 8 март |
Рәсми веб-сайт | un.org/en/observances/womens-day(ингл.), un.org/ar/observances/womens-day(гар.), un.org/zh/observances/womens-day(кыт.), un.org/fr/observances/womens-day(фр.), un.org/ru/observances/womens-day(рус.) һәм un.org/es/observances/womens-day(исп.) |
Нинди веб-биттә тасвирланган | newworldencyclopedia.org/entry/International_Women's_Day(ингл.) |
Һәштәге | WomensDay һәм InternationalWomensDay[1] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 131 421 |
Халыкара хатын-кызлар көне Викиҗыентыкта |
32 дәүләттә рәсми танылган. Кайберләрендә милли бәйрәм булып тора.
Халыкара хатын-кызлар көненен 8 март белән бәйле тарихын 1980 елларда тарихчы Рене Котэ (en) күрсәтеп чыга.[3] Эзләнүләре Канадада 1984 елда La Journée internationale dês femmes ou les vrais dates des mystérieuses origines du 8 de mars jusqu'ici embrouillés, truquées, oubliées : la clef dês énigmes. La vérité historique. Montreal: Les éditions du remue ménage[4] китабында басыла.