Харьков җәмигъ мәчете
From Wikipedia, the free encyclopedia
Харьков җәмигъ мәчете (укр. Харківська соборна мечеть) — Украинаның Харьков өлкәсе административ үзәге Харьков шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. 1906 елда төзелгән беренче бинасына шәһәрдә яшәүче татарлар нигез салган. Харьковта сөнни җәмигъ мәчетеннән тыш, шигый «Имам-Али», «Әл-Бәракат», «Ән-Нур», «Мәрхәмәт» мәчетләре, «Әл-Манар» ислам мәдәни үзәге эшли[1].