Цзүй Вэньцзүнь
From Wikipedia, the free encyclopedia
Цзүй Вэньцзүнь (кыт. 居文君, пиньинь Jū Wénjūn; 1991 елның 31 гыйнвары, Кытай, Шанхай) — Кытай шахматчысы, гроссмейстер (2014). Команда дөнья чемпионаты (2009, 2011) һәм Бөтендөнья шахмат Олимпиадасы (2016, 2018) җиңүчесе. Хатын-кызлар арасында унҗиденче дөнья чемпионы (2018 елның 18 маеннан). 2018 елның 23 ноябрендә Цзүй Вэньцзүнь нокаутта титулын яклаган беренче дөнья хатын-кыз-чемпионы булган[1].