Шәйхелислам
исламда югары вазифаи зат / From Wikipedia, the free encyclopedia
Шәйхелислам, Шәех әл-Ислам (гарәп. شيخ الإسلام ― дини кануннарны аңлатып бирүче, исламда баш кеше) [1] ― мөселман дәүләтләрендә Ислам мәсьәләләре буенча иң югары вазыйфаи затның титулы. Ул Ислам хокук белемен (фикһ) җентекләп белгән һәм элек аңлатылмаган очракларга карата дини нормаларны куллана алган әйдәп баручы дин әһелләренә бирелгән. Шулай ук шәйхелислам өммәт каршында мораль яктан абруйлы булырга тиеш.
Кыска фактлар Җенес, Мәдәният ...
Шәйхелислам | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Мәдәният | ислам |
Шәйхелислам Викиҗыентыкта |
Ябу
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Шәйхелислам (мәгънәләр) битенә күчегез.
Кайбер ислам җәмгыятьләрендә шәйхелислам титулы югары судья (югары казый) вазыйфасын билгеләгән.