Эритреяда ислам
Эритреяда дин / From Wikipedia, the free encyclopedia
Эритреяда ислам (гарәп. الإسلام في إريتريا, ингл. Islam in Eritrea) ― илдә рөхсәт ителгән дүрт төп диннең берсе. АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматы буенча, 2011 елда ил халкының чама белән яртысы ― ислам дине тарафдары [1], яртысы ― христианнар (Эритрея православие чиркәве тарафдарлары 30 %, католиклар 13 %, протестантлар 5 %).
Илнең 1997 елда кабул ителгән Конституциясе буенча Эритреяда дини ирек гарантияләнергә тиеш булса да, 2002 елда хөкүмәт дүрт төп диннән (ислам, Эритрея Православие Чиркәве, Эритрея Евангелие (Лютеран) чиркәве һәм Рим—католик чиркәве) башка дини төркемнәрне теркәүне таләп итә. Теркәлү үтмәгән дини төркемнәр законнан тыш дип игълан ителә, эзәрлекләнә, активистлары төрмәгә озатылган һәм җәзаларга дучар ителгән [2][3][4].