Югары төзелешле үсемлекләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Югары төзелешле үсемлекләр, эмбриофитлар – тукымаларга дифференциация хас булган үсемлекләр.
Югары төзелешле үсемлекләр | |
Халыкара фәнни исем | Embryophyta Engl., 1892[1] |
---|---|
Таксономик ранг | өсбүлек[d][1] |
Югарырак таксон | Streptophyta[d][1] |
... хөрмәтенә аталган | эмбрион[d] |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
Югары төзелешле үсемлекләр Викиҗыентыкта |
Югары төзелешле үсемлекләр барлыкка килүе белән Җир шарының яшәешендә яңа эра башлана. Башта алар җылы сулыкларда, диңгез ярларында гына яшәсәләр, хәзер инде коры җирдә өстенлек итәләр. Югары төзелешле үсемлекләрнең коры җирдә яшәүгә җайлашуы, тора-бара коры җирне биләп алуы хайваннар эволюциясенә дә зур этәргеч бирә. Эволюция нәтиҗәсендә тереклекнең искиткеч күп төрле формалары барлыкка килә, Җирнең кыяфәте тулысынча үзгәрә.
Югары төзелешле үсемлекләр — коры җир үсемлекләре бергәлекләренең төп төркемнәре. Урманнар, дала һәм болыннар, сазлыклар тулысынча диярлек югары төзелешле үсемлекләрдән тора. Аларның табигать һәм кеше тормышындагы әһәмиятен әйтеп бетергесез. Авыл хуҗалыгы культуралары (кайберләрең исәпкә алмаганда), дару үләннәре, төзү, йорт җиһазлары ясау өчен файдаланыла торган үсемлекләр — барысы да югары төзелешле үсемлекләр!
Югары төзелешле үсемлекләрнең төр саны гаять зур — 300 000 нән артык! Мүкләр, плауннар, наратбашлар, абагалар, ачыкорлыклылар, ябыкорлыклылар — үзләренең тышкы кыяфәте, төзелеше, биологик үзенчәлекләре буенча искиткеч күптөрле. Ләкин аларны уртак билгеләр берләштерә.