Үзәккә омтылу тизләнеше
From Wikipedia, the free encyclopedia
Үзәккә омтылу тизләнеше яки нормаль тизләнеш — кәкре юл өчен тизлекнең вектор юнәлеше үзгәреше җитезлеген тасвирлаучы тизләнешнең бер өлеше, икенче өлеше - тизлекнең модуль үзгәрешен тасвирлаучы тангенциаль тизләнеш булып тора.
Үзәккә омтылу тизләнеше юл кәкрелегенең үзәгенә юнәлгән, шуннан атамасы чыккан, икенче исеме - нормаль тизләнеш.
Әлеге тизләнеш сәбәп булган көчләр суммасы - үзәккә омтылу көче дип атала.
Ньютонның 3-нче кануны буенча үзәккә омтылу көче үзәктән куу көченә тигез. Үзәктән куу көче - инерциаль булмаган хисап системасында кулланыла торган төшенчә.