Үпкә абсцессы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Үпкә абсцессы — үпкә тукымаларының үлекле эрүе һәм ялкынсыну валигы белән әйләндереп алынуы ул. Ялкынсыну учагы чикләнгән була. Үпкә үлекләүгә сәбәп булып торган специфик бактерияләр юк. Бу афәтне стрептококклар, стафилококклар, пневмококклар китереп чыгара. Кайвакыт авыру югары сулыш юлларында булган сапрофит (үле органик матдәләр белән тукланучы микроорганизмнар) йогынтысында барлыкка килә. Бу микроорганизмнар үпкәләргә кереп төрле характердагы эренләү һәм үлек таралышына китерәләр.
Үпкә абсцессы | |
Саклык белгечлеге | пульмонология[d] |
---|---|
Симптомнар | некроз[d][1] |
Риск факторы | тарту[d][2] |
ICD-9-CM | 513.0[1][3] |
ICPC 2 идентификаторы | R83 |
Үпкә абсцессы Викиҗыентыкта |
Бу процессның киң таралуы, үз чиратында, организмның гомуми куәтенә һәм үпкә тукымаларының инфекцияләргә бирешүчәнлегенә бәйле. Үлекле процесс еш кына үпкә ялкынсынуын кичергәннән соң яки бронхоэктатик авыру катлауланганда барлыкка килә (үпкәдә абсцесс очракларының 68 % ы). Болар — икенчел абсцесслар һәм бу очракта инфекция бронхлар буенча тарала. Беренчел абсцесс кискен рәвештә үпкәләр яраланганда, үпкәләргә чит җисемнәр эләккәндә, югары сулыш юлларына ; операцияләр ясаганда (мәсәлән, миндальсыман бизне алдырганда) барлыкка килә. Шулай ук абсцесс инфекция кан һәм лимфа юллары аша килергә мөмкин һәм бу очракта инфекция организмның ерак участокларыннан да керә ала. Үпкә тукымаларының зарарлануы микроорганизмнар тәэсирендә генә түгел, шешләр череп таралганда һәм үпкәдә инфаркт булган очракларда да күзәтелә.
Табиблар практикасында абсцессның ике периодына игътибар итәргә туры килә: абсцесс ачылганчы булган период һәм абсцесс ачылганнан соң. Абсцесс ясалу периоды 10-12 көнгә кадәр сузыла. Чир башланганчы авырулар гомуми хәлсезлеккә, бизгәк тотуга, аз какырык белән йөткерүгә, күкрәктәге авыртуга зарланалар. Бизгәк беренче көннәрдә көчле була, аннан вакыты белән йомшаручанга әйләнә, алга таба гектик температура халәтенә китерә. Абсцесс зур булмаганда да, тын бетүе ачык сизелә. Бу периодта канда бик зур үзгәрешләр барлыкка килә, рентген белән караганда, абсцесс булган урында кырлары тигез булмаган караңгы участок күренә.
Икенче период абсцесс бронхларга агып чыкканнан соң башлана. Бу процесс авыз тулып бик сасы лайлалы, серозлы, үлекле какырык чыгу белән характерлана. Кайвакыт мондый какырык күләме 200 мл дан да артып китә. Авыруны караганда, аның абсцесс булган үпкәсенең сулыш алуда соңаруы сизелә, тыңлаганда төрле дәрәҗәдә гыжлау ишетелә. Какырык анализында микроорганизмнардан кала эластик җепселләр, холестерин кристалларын, майлы кислоталар табырга була. Бактериаль флора күп булса да, антибиотиклар белән дәвалаганда, ул флора ярлылана. Күп очракта абсцессларның төзәлүе аның кайда булуына, үлекнең агып чыгу мөмкинлегенә бәйле. Абсцесстан савыгу ул урында пневмосклероз (үпкә склерозы) барлыкка килү белән тәмамлана, тик 30-40 % очракта тулысынча савыгу барлыкка килми һәм процесс хроник күренеш ала. Бу хәл авыру катлаулануга китерә: үлек плевра куышлыгына агып чыгарга мөмкин, үпкәләрдән кан агу, яңа абсцесс участоклары барлыкка килү куркынычы арта, абсцесс метастазлары баш миенә, бавырга, талакка китәргә мөмкин. Катлаулану авыруның хәлен кискен рәвештә начарлата. Абсцессны дәвалау хастаханәдә алып барыла. Авырулар калорияләргә бай ашамлыклар белән тукланырга тиеш. Дәвалау процессында яңа, көчле антибиотиклар, какырыкны сыеклый торган һәм башка бик күп төрле : дарулар кулланыла. Авыруга какырык яхшырак чыгу өчен уңайлы поза тудыралар. Консерватив дәвалау нәтиҗәсез булып, 2-3 атнада процесс туктамаса, авыруга операция ясау мәсьәләсе көн тәртибенә баса.