From Wikipedia, the free encyclopedia
Амрита (Санскрит телендә: अमृत}}, IAST: amṛta), Амрит яки Амата (шулай ук Судһа, Амий, Ами дип атала) турыдан-туры мәгънәдә "үлемсезлек" дигән сүз һәм борынгы Һиндстан текстларында аны еш нектар дип атыйлар. "Амрта" этимологик яктан Грек теле сүзе амброзиягә якын.[1] and carries the same meaning.[2] Ул беренче мәртәбә Ригведада очрый, ул анда дэваларның эчемлеге соманың берничә синонимнарның берсе булып тора.
Амрит сүзенең төрле Һиндстан диннәрендә төрле әһәмияте бар. Амрит шулай ук Сикхлар һәм Һиндулар өчен киң таралган исем булып тора, ә аның хатын-кыз исеме формасы булып Амрита тора. Традицион ир кеше исеме булып Амритһ тора, ә хатын-кыз исеме Амритһа.
Амртага кабат-кабат дэвалар эчемлеге турында кебек сүз йөртәләр, ул үлемсезлек бирә. Шуңа да карамастан, нектар чын үлемсезлекне бирми: моның урынына дэвалар аны эчеп югарырак дәрәҗә белем һәм куәткә ия булалар, алар аны олы фикер иясе Дурваса каргышы нәтиҗәсендә югалтканнар.
Амрта самудра мантһан риваятендә очрый, анда олы фикер иясе Дурваса каргышы нәтиҗәсендә дэваларның үлемсезлеген югалтулары тасвирлана. Көндәшләре асуралар ярдәмендә дэвалар океаннан май яза башлаганнар һәм (башка экстраординар объектлар һәм мәхлукатлар арасында) амртаны чыгарганнар.[3]
Әйтелгәнчә кайвакыт амрта Һинд дине Ходайлары потларында формалаша, яки агып төшә. Табынучылар бу матдәне эчеп карыйлар һәм ул татлы, әмма балга яки шикәр суына охшамаган.
Амрта океаннан май язудан пәйда булган ундүрт хәзинәнең соңгысы булган һәм дэваларның табибы Дханвантариның чүлмәгендә булган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.