Әлдәбәран
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әлдәбәра́н (гарәп. الدبران әд-дәбәран — «иярүче»; Сәвер α, Сәвер альфасы, α Tau) — Сәвер йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы 0,75–0,95m тәшкил итә һәм ул якынча 65 яктылык елы ераклыкта урнашкан.