Әр-Рахма мәчете (Киев)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әр-Рахма мәчете (укр. Мечеть Ар-Рахма) — Украинаның башкаласы Киев шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Киевта ачылган беренче мәчет, хәбәшиләр(рус.)татар. мәчете. 2011 елның 2 декабрендә җомга көнне узган мәчетне ачу тантанасында 40 тан артык илнең Украинадагы илчесе, Чечня мөфтие Солтан Мирзаев катнаша[1]. Мәчет шәһәр үзәгендә, башкаланың «Татар» (укр. Татарка) дип аталган тарихи районында урнашкан.