![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2f/1934_fifa_worldcup_poster.jpg/640px-1934_fifa_worldcup_poster.jpg&w=640&q=50)
1934 елгы дөнья футбол чемпионаты
From Wikipedia, the free encyclopedia
1934 елгы дөнья футбол чемпионаты (итал. Campionato Mondiale di Calcio 1934) — 1934 елда узган икенче дөнья футбол чемпионаты. Чара 27 майдан 10 июнгә кадәр Италиянең сигез шәһәрендә (Болонья, Флоренция, Генуя, Милан, Неаполь, Рум, Триест һәм Торино) үткәрелгән.
![]() | |
Тулылыклар | |
---|---|
Кабул итүче ил | Италия |
Вакыт | 27 май 1934 — 10 июн 1934 |
Такымнар | 16 |
Үткәрү урын(нары) | 8 (8 шәһәрдә) |
Урыннар | |
Чемпион | ![]() |
Икенче урын | ![]() |
Өченче урын | ![]() |
Дүртенче урын | ![]() |
Ярыш статистикасы | |
Уйналган мачлар | 17 |
Кертелгән туплар | 70 (бер мачта 4.12) |
Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 2 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Африкадан. Австрия, Чехословкаия, Мисыр, Алмания, Маҗарстан, Италия, Нидерландлар, Испания, Швеция һәм Швейцария милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш финалның 1/8 өлешеннән башлап «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.
Барлыгы 17 уен уйналган, 70 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Олдржих Неедлы (Чехословакия) - 5 туп, Эдмунд Комен (Алмания), Анҗело Скьявио (Италия) - 4 туп.
Финалда Италия футбол җыелмасы Чехословакияне 2:1 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчта Алмания футбол җыелмасы Австрия җыелмасын 2:1 исәбе белән җиңгән