1 нче полиция бүлеге (Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
1 нче пүлисә бүлеге (рус. 1-я полицейская часть) — инкыйлабкача Казанның бер районы.
Кыска фактлар Ил, Мәйдан ...
1 нче полиция бүлеге | |
---|---|
мәхәллә[d] | |
Ил | Россия империясе |
Мәйдан | 2,089 км² (1914)[1] |
Халык саны | 39 425 (1917)[1] |
Ябу
Бүлек идарәсе Терелү һәм Аркылы-Терелү урамнары чатында урнашкан булган (хәзер бу урында КФУның физика факультеты бинасы алдындагы мәйданчык урнаша).
Халык саны — 47 686 кеше (христианнар — 97,7%, мөселманнар — 1,4%, яһүдиләр — 0,7%, иске йолачылар — 0,2%, 1900), 44 091 кеше (1906).
Бүлек территориясендә 31 праваслау чиркәү, 1 праваслау булмаган чиркәү, синагога, 604 (439 таш һәм 165 агач) торак бина, 478 (248 таш һәм 230 агач) торак булмаган бина урнашкан булган (1900).
1918 елда бүлек территориясендә Шәһәр районы оештырыла.