4-нче армия (1918)
From Wikipedia, the free encyclopedia
4-нче армия — Көнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1918 елның 20 июнендә Аерым армия буларак оештырыла, 1918 елнең 20 июленнән — 4-нче армия. 1918-1919 елларда Чех-словак корпусына, КОМУЧның Халык армиясенә, Урал ак казаклар армиясенә каршы сугышларда катнаша. 4-нче армия частьләре Самар, Уральск шәһәрләрен азат итә, 1919 елның мартында Мәләкәс, Ставрополь, Сызран, Сөнгәләй өязләрендә дә сугыша, март-июльдә Лбищенск шәһәренең Сломихинская станицасы һәм Уральск шәһәре районында Урал ак казакларына каршы оборона сугышы алып бара.
4-нче армия | |
Гаскәрләр: | Коры җир гаскәрләре |
Гаскәрләр ыругы: | җәяүле гаскәр |
Оештырылган: | 20.06.1918 |
Таратылган: | апрель 1920 |
Фронтлар составында: | Көнчыгыш фронт Төркестан фронты |
Сәргаскәрләр | |
А.А. Ржевский, Т.С. Хвесин А.А. Балтийский, Михаил Фрунзе Л.Я. Угрюмов, К.А. Авксентьевский В.С. Лазаревич, Г.К. Восканов | |
Сугышчан хәрәкәтләр | |
Актүбә операциясе Җаек-Гурьев операциясе |
4-нче армия эчендә 1 нче мөселман совет полкы да була. 1919 елның апреленнән 4-нче армия Инкыйлаби Хәрби Шурасы сәяси бүлегенең оештыру-агитация бүлекчәсендә мөселман өлеше яшәп килә, ул «Ышаныч» исемле газета, бырашур һәм өндәмәләр бастырып тарата, кызылармиячеләр өчен татарча спектакльләр һәм концертлар оештыра.
1919 елның августында 4-нче армия Төркестан фронты эченә керә. 1920 елнең апрелендә таратыла.