![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/0d/VFPt_Solenoid_correct2.svg/langtt-640px-VFPt_Solenoid_correct2.svg.png&w=640&q=50)
Электр корылмасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Эле́ктр корылмасы яки электр коргысы [1] – җисемнең электр кыры чыганагы булу һәм электромагнит тәэсир итешүләрендә катнашу мөмкинлеге бирүче үзлеге. Корылма микъдар характеристикасы булып тора. СИда корылманың үлчәү берәмлеге – кулон. Корылма беренче тапкыр 1785 елда Кулон законында кертелә. Бер кулонлы корылма бик зур: әгәр вакуумда ике корылма (q1=q2=1Кл) 1 м ераклыкта урнашса, алар үзара 9×109 H көч белән тәэсир итешерләр иде.
Йомык системаның[2] электр корылмасы вакыт үтү белән саклана һәм квантлана – элементар электр корылмасына кабатлы үзгәрә. Коргының саклану кануны – физиканың төп законнарыннан берсе.
Электр корылмасы зурлыгы (яки, электр коргысы) – уңай һәм тискәре тамгага ия булырга мөмкин, коргы йөртүчеләрнең һәм корылган кисәкчекләрнең микъдари характеристикасы.
Электр корылмасының билгеле йөртүчеләре булып электр корылган элементар кисәкчекләр – электрон (бер тискәре элементар электр корылмасы), протон (бер уңай элементар корылма) һәм башка азрак таралган кисәкчекләр. Электрон корылмасы −1,602176487(40)×10−19 Кл. Тулаем алганда, табигатьтә уңай һәм тискәре корылмалар саны бер үк. Атом һәм молекулаларның корылмалар суммасы нульгә тигез, ә уңай һәм тискәре ионнарның коргылары каты җисемнәрнең кристаллик рәшәткәләре бүлекләрендә үзара компенсацияләнгән.