«Азатлык» Татар яшьләре берлеге

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

«Азатлык» Татар яшьләре берлеге - татар милли хәрәкәт оешмасы.

Кыска фактлар «Азатлык» Татар яшьләре берлеге, Нигезләүче ...

Оешу тарихы

Оешманың булачак активы әле 1988-89 елларда ук, Татар иҗтимагый үзәгенең яшьләр бүлеге кысаларында берләшә башлый. 1990 елның 17-28 июнь көннәрендә беренче Татар яшьләре көннәре уза, шунда 400 делегат катнаша. Шунда катнашучыларда яшьләрдән милли сәяси оешма төзү турында фикерләр туа. 1990 елның 13-15 октябрендә Казанда оешманың беренче Корылтаен уза. Корылтайга килгән делегатлар Казанда Хәтер көнендә катнашалар. Оешма белән төрле елларда Ирек Гариф, Тәлгать Әхмәдишин, Рамай Юлдашев, Наил Нәбиуллин җитәкчелек итәләр. Оешманың Татарстанның һәм Башкортстанның төрле шәһәрләре һәм районнарында бүлекчекләре бар иде.

Remove ads

Җитәкчеләр

Максатлар

  • татар яшьләрендә милли узаңны үстерү, ныгыту;
  • татар телен, мәдәниятен һәм татарча яшәү рәвешен пропагандалау;
  • яшьләрдә татар китапларына, матбугатына кызыксыну уяту;
  • татарның чын тарихы белән кызыксыну уяту;
  • татарның бүгенге хәлен аңлату, милләт-тел проблемаларын ачык итеп күрсәтү, алар хакында фикер алышу;
  • милләт-тел проблемаларына битараф булмауга, актив гражданлык позициясенә өндәү;
  • милләткә битараф булмаган, милли уйлар белән янып йөргән яшьләрне таныштыру, берләштерү.
  • татарда ислам динен торгызу һәм күтәрү, ислам дине хакында объектив мәгълүмат тарату, ислам диненә тугърылыгыбызны ныгыту;[1].

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads