Шүрәле (поэма)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Шүрәле» поэмасы – Габдулла Тукайның 1907 елда язылган, бик популяр әкият-поэмасы. Ул Шүрәле турындагы татар халык риваятенә нигезләнгән.

Тарих
Поэма беренче тапкыр «3 нче дәфтәрдә» (1907) басылган. Әсәрнең ахырында Тукай түбәндәге юлларны язып өстәгән:
![]() |
Ихтар: Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән яздым. Өмид юк түгел әле: бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнәр чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны – һәммәсен тәрсим кыйлып чыгарырлар. Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгу файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрем. Гъ.Т. Истинадән – таянып, үрнәк алып
Тәрсим кыйлу – сынландыру, сурәтләү Зан идарәм – уйлармын. |
![]() |
Remove ads
Поэма бүгенге көндә
Әкият-поэма аерым китап булып күп тапкыр нәшер ителә. Фәрит Яруллин поэмага нигезләнеп, «Шүрәле» балетын иҗат итә.
Чыганак
- Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.
Сылтамалар
- Шүрәле
- Габдулла Тукай. Шүрәле. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads