Аида Гарифуллина

татар опера һәм эстрада җырчысы From Wikipedia, the free encyclopedia

Аида Гарифуллина
Remove ads

Аида Эмил кызы Гарифуллина (1987 елның 30 сентябрендә Казанда туган) — татар опера һәм эстрада җырчысы. Татарстанның (2013) һәм Россия Федерациясенең (2020) атказанган артисты.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Thumb
Аида Гарифуллина һәм Илдар Абдразаков, Мариинский Театры, "Фигаро Өйләнүе", 2013 ел
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Аида Гарифуллина 2012 елның җәендә Европаның иң зур сәхнәсендә "Arena di Verona" (Италия)[1], декабрьдә Мариинский Театрында "Женитьба Фигаро" (Фигаро Өйләнүе) спектаклендә кәләш ролендә уйнап беренче тапкыр чыгышы ясый, Лондон Җәйге Олимпия уеннарында Россия Йорты ачылу тантанасында, Евровидение сайланышы ярышында, телевизион җыр шоуларында «Голубой Огонек», «Песня Года», «Песенка года», «Новая Волна» катнаша.

Аида Гарифуллина бөтендөнья танылган опера җырчылары Алессандро Сафина, Майкл Болтон, Андреа Бочелли, Илдар Абдразаков белән чыгыш ясый, шулай ук Россия эстрадасы җырчылары Дима Билан, Филипп Киркоров, Тимати белән җырлый.

Дөнья Опера дәвере ачылу тантанасында, Италиядә "Arena di Verona" сәхнәсендә 20 мең тамашачы алдында Аида Гарифуллина Шарль Гуноның «Ромео һәм Джульетта» Джульеттаның вальсын «Je veux vivre» башкара. Бу чыгышыннан соң Валерий Гергиев Аиданы Мариинский Театрына чакыра.

Аида Гарифуллина — Җәйге Казан Универсиаданың-2013 илчесе булып тора. Хәзер Казанда яши. Аида Гарифуллина үз репертуарында татарча, урысча, инглизчә, французча, итальянча җырлый.

Алман телендә сөйләшә ала[2].

Аида Универсиада ачылу тантанасында "Сөем бикә" җыры белән чыгыш ясый.

2013 елның августында Пласидо Доминго җитәкчесендәге "Operalia" Халыкара Опера бәйгесендә Аида беренче урын ала [3].

2015 елда Европа төп Вена балында катнаша[4].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

2025 елның апрелендә актер Алексей Воробьев (1988 елгы, Туладан) белән рәсми рәвештә ир белән хатын булганнар: Мәскәүнең Грибоедов ЗАГСында язылышканнар[8].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads