Аккошлар (җыр)
Фасил Әхмәтов тарафыннан Равил Фәйзуллин шигыренә язылган җыр From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Аккошлар — татар композиторы Фасил Әхмәтов тарафыннан Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган җыр.
Remove ads
Тарих
Әсәр беренче тапкыр 1973 елда Татарстан китап нәшриятында бастырыла[1]. 1980 елда Рафаэль Сәхабиев башкаруында Мәскәүдәге "Мелодия" фирмасында пластинкага языла. Соңрак Таһир Якупов, Зилә Сөнгәтуллина, Зәки Мәхмүтов, Зөләйха Хисмәтуллина һ.б. җырчылар тарафыннан башкарыла.[2] Әсәр шулай ук Вафирә Гыйззәтуллина тарафыннан Вячеслав Мещерин җитәкчелендәге Электр музыка уен кораллары ансамбленә кушылып башкарыла.
Җырның музыкасы 1976 елгы Фасил Әхмәтовның беренче Симфониясенең икенче кисәгендә инструменталь рәвештә кулланыла.[3]
Remove ads
Сүзләре
"Аккошлар" җыры Көзләрдән соң язлар килми, Алда — салкын, ак кышлар.
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени, аккошлар?
Әллә ничек үтте яшьлек, Соң очрашты язмышлар.
Хушлашырга безгә
Иртәрәк бит әле,
Иртәрәк бит әле, аккошлар!
Бездә әле бу дөньяга Күңел тулы алкышлар.
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени, аккошлар?
Ноталар
- Әхмәтов, Фасил. Аккошлар // . — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. — 40 б.
- Әхмәтов, Фасил. Аккошлар // . — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977. — 80 б.
- Аккошлар // . — Казан: Идел-Пресс, 2007. — 167 б.
- Аккошлар // . — Казань: Казанская гос. консерватория (Академия) им. Н. Г. Жиганова. — 146 б.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads