Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, рус. Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник — Алабуга шәһәрендә 1989 елдан эшләп килүче музей-тыюлык, ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы бюджеттагы мәдәният оешмасы.
1970 елдан «Россиянең тарихи урыны», 1995 елдан «РФ дәрәҗәсендә тарихи һәм мәдәни мирас ядкәре» исемен йөртә.
Генераль директоры (2002 елдан) — Гөлзада Руденко, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Remove ads
Тарих




РСФСР министрлар кабинетының 1989 елның 30 августы № 269 карары белән ачылган.
Музей-тыюлыкның саклау зонасы 491,5 га тәшкил итә. Анда 184 мәдәни һәм тарихи ядкәр саклана.
14 музей һәм күргәзмә залларын берләштерә.
- Иске Алабуга шәһәрчеге
- Рәссам Иван Шишкин музее
- Иван Шишкин күргәзмәсе
- Н.А. Дурованың музей-утары
- В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее
- М. Цветаеваның Хәтер йорты
- Рәссамнар салоны
- Туристлар үзәге
- Теплоходлар туктар өчен дебаркадер
- «Трактир» музей-театр йорты
- Иҗат әһелләре өчен арт-кафе
- «Портомойня» музее
- Күргәзмәләр залы
- «Көмеш гасыр» китапханәсе
- Интерактив остаханәләр
- «Латыш уланнары» клубы
Remove ads
Максаты
Алабуганың борынгы һәм тарихи үз йөзен саклап калу, гаять бай матди һәм рухи тарихи-мәдәни мирасны саклау, тергезү һәм халыкка күрсәтү.
Музей-тыюлык 25 тармак буенча хезмәт куя.
- Җайдак-язучы Н. Дуровага багышланган хәрби-ватандарлык фестивальләре
- М. Цветаевага багышланган шигърият бәйрәмнәре
- «Мин Шишкин кебек ясыйм» исемле балалар иҗат бәйгеләре
- Спас ярминкәсендә катнашу һ.б.
Ирешкән уңышлары
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Здравствуй, Елабуга. Сборник очерков. Составитель: М.Д. Абзянов. Казань: ТКН, 1980.
- Над шишкинским бором рассвет. Сборник очерков. Составители: Михаил Абзянов, Мәрьям Ларина, Николай Сорокин. Казань: ТКН, 1989.
- Курмашев И. Кама суы буенда. Алабуганың үткәне, бүгенгесе. «Казан утлары», 1988, № 5.
- Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство Маматов, 2015.ISBN 978-5-91076-065-7
- В. Имамов. Гөлзада һәйкәлләре. «Мәйдан», 2011, № 3.
Remove ads
Сылтамалар
- Музей-тыюлык сайты 2016 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.
- Алабуга музейлары 2016 елның 22 июнь көнендә архивланган.(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads