Александр Зинченко
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Александр Владимирович Зинченко (укр. Олександр Володимирович Зінченко; 1996 елның 15 декабре, Радомышль, Житомир өлкәсе, Украина) — Украина футболчысы, «Манчестер Сити» клубы һәм Украинаның милли җыелма командасы сакчысы һәм ярымсакчы.
Remove ads
Тормыш юлы
Башлангыч еллар
1996 елның 15 декабрендә Житомир өлкәсенең Радомышль шәһәрендә туа. Аның әтисе Владимир Зинченко, үзе элеккеге футболчы, улының беренче укытучысы була. 2004 елның 1 сентябрендә 8 яшендә Александр Радомышль балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә керә һәм Радомышль БЯСМның «Карпатия» командасы өчен чыгыш ясый башлый.
Зинченконың беренче тренеры Сергей Владимирович Борецкий була, ул аңа донецк «Шахтёр»ының фарм-клубы «Монолит»та карау оештыра.
Тиздән 16 яшьлек Александр «Шахтёр» составына керә, анда 19 яшькә кадәр команда капитаны була. 2014 елда уенчы белән Казанның «Рубин» командасы кызыксынган, әмма клуб уенчының агентлары белән килешә алмаган[3].
«Уфа»

2015 елның 12 февралендә «Уфа» белән контракт төзи[4]. Премьер-лигада 2015 елның 20 мартында «Краснодар»га каршы матчта дебют ясый, Александр үзе тәнәфестән соң алмашка чыга һәм 45 минут уйный[5]. 2015 елның 25 июлендә «Ростов» клубына каршы Россия чемпионатының икенче туры матчында беренче голын кертә (1:2).
Җанатарлар сораштыруы буенча июль аенда «Уфа»ның иң яхшы футболчысы була (1021 тавыш, 49,4%)[6].
«Манчестер Сити»
2016 елның 4 июлендә «Манчестер Сити» клубы белән биш еллык контрактка кул куя, һәм Нидерландның ПСВ клубына 2016/17 сезон ахырына кадәр арендага бирелә[7]. Беренче матчны Эрендивисиның 8 нче турында «Херенвен»га каршы уздыра, 55 минутта Гуардадо урынына алмашка чыга[8].
Арендадан кайткач, 2017 елның 24 октябрендә «шәһәрлеләр» составында Англия лига кубогының 1/8 финалы уенында «Вулверхэмптон»га каршы дебют матчы үткәрә[9]. Матч нәтиҗәләре буенча ул «Манчестер Сити»ның иң яхшы уенчылары өчлегенә керә[10]. Шул ук елның 13 декабрендә АПЛда «Суонси Сити»га каршы матчта беренче тапкыр уйный (4:0), Фабиан Делфа урынына 73 минутта алмашуга чыга.
2019 елның 9 гыйнварында 2018/2019 сезон Кубок лигасы ярымфиналында Александр «Манчестер Сити» өчен беренче голын «Бертон Альбион» клубы капкасына кертә. 2019 елның февралендә «Манчестер Сити» җанатарлары Зинченконы команда футболчылары арасында айның иң яхшы уенчысы дип атыйлар[11].
2019 елның 20 июнендә сакчы «Манчестер Сити» белән 2024 елга кадәр исәпләнгән 5 елга яңа контрактка кул куя[12].
Remove ads
Җыелма командада карьера
2015 елның 10 октябрендә Зинченко Испания җыелма командасына каршы Евро-2016 квалификация раундының йомгаклау матчында катнашу өчен Украина җыелмасына чакырыла. 88 минутта алмашка чыга һәм Украина җыелмасының иң яшь дебютантлары исемлегендә өченче була[13].
Казанышлар
- Англия чемпионы (3): 2017/18, 2018/19, 2020/21
- Англия Кубогы иясе: 2018/19
- Футбол лигасы кубогы иясе (4): 2017/18, 2018/19, 2019/20, 2020/21
- Англия Суперкубогы иясе: 2019
Шәхси тормыш
Украина спорт журналисты Влада Седанга өйләнгән. 2020 елның 24 августында туй узган[14].
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads