Александр Корепанов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Александр Корепанов ́ ( 23 апрель,1951 ел, Ижау, УАССР, СССР ) - совет һәм Россия композиторы, музыка укытучысы. Удмурт Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1994), Удмурт Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (1994), Халыкара композиторлар конкурсы лауреаты (2002). СССР һәм Россия композиторлар Берлеге әгъзасы (1978). Удмуртия композиторлары берлеге рәисе (1999-2014). Удмурт Республикасы гимны көенең автордашы[1].

Кыска фактлар Александр Корепанов, Туган ...
Remove ads

Биография

Александр Германович Корепанов 1951 елның 23 апрелендә Ижау шәһәрендә Удмурт композиторы Герман Афанасьевич Корепанов гаиләсендә туган.

Сәламәтлеге бик үк яхшы булмау сәбәпле, Александр берьюлы гомуми белем бирү һәм музыка мәктәбендәу кый алмый, шуңа күрә ул башлангыч музыкаль белемне өйдә ала.

Урта мәктәпне тәмамлагач, 40 нчы номерлы Ижевск музыка училищесына [2] (хәзерге Республика музыка көллияте ) укырга керә, анда дирижер-хорда, икенче курстан соң - теоретик бүлекләрдә белем ала, биредә үзенең беренче музыкаль әсәрләрен иҗат итә[3] .

1971 елда Казан консерваториясенең теоретик-композиторлар факультетына Алмаз Закирович Монасыйповның композициясе классына укырга керә.

1972 елда профессор Анатолий Борисович Лупповның композиция классына күчерелә, һәм аны 1976 елда уку йортын тәмамлый[4] .

Консерваторияне тәмамлагач, ул Ижевскига кайта һәм 25 ел дәвамында музыка мәктәбенең теоретик бүлегендә теория, сольфеджио, гармония, музыкаль әдәбият, музыкаль форма һ.б. белем бирә .

1978 елда СССР Композиторлар берлегенә кабул ителә. Шул ук вакытта ул берничә юнәлештә эшли башлый: үз әсәрләрен иҗат итә һәм әтисе белән бергә эшли, Удмурт композиторлары иҗатын пропагандалый, концертлар һәм фестивальләр үткәрә[3] .

1992 елда Удмурт Республикасының Гимны булдыру конкурсында катнаша. Музыкаль тема буларак композитор әтисе иҗат иткән «Родная Кама-река» көен сайлый. Бу композиция 1993 елның 4 ноябрендә рәсми рәвештә удмурт гимны буларак раслана, ә Александр Германович Удмурт Республикасының Дәүләт премиясенә лаек була [5] .

1999 - 2014 елларда ул Удмуртия композиторлары Берлеген җитәкли [4] .

Remove ads

Сайланма әсәрләр

Подробнее Музыкаль театр өчен композицияләр, Ел ...
Подробнее Драма спектакльләре өчен музыка, Ел ...
Подробнее Симфоник әсәрләр, Ел ...
Подробнее Тынлы оркестр өчен әсәрләр, Ел ...
Remove ads

Гаиләсе

Атасы Герман Афанасьевич - күренекле Удмурт композиторы, Удмурт музыкасы классигы, РСФСР һәм УАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, УАССРның Дәүләт премиясе лауреаты , СССР Композиторлар Берлеге әгъзасы.

Анасы Людмила Николаевна - Ижевск телевидениесе студиясе хезмәткәренты, Герман Афанасьевич һәм Александр Германович тарафыннан язылган «Мятеж» операсы либретто авторы; УАССР Дәүләт Комитетының мактау грамоталары, Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Удмурт өлкә комитеты Мактау грамоталары белән бүләкләнгән [2] .

Атасы ягыннан бабасы Афанасий Федорович - партия эшчесе, Удмурт югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбенең проректоры. Атасы ягыннан әбисе Варвара Матвеевна - Ижевск шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре; УАССРның Югары Советы Президиумының Грамотасы белән бүләкләнгән[2].

Хатыны Тамара Ювенальевна - музыкант, Республика музыка көллияте укытучысы,РФ урта һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, УРның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре Кызлары Людмила һәм Мария шулай ук музыка белән шөгыльләнәләр [6] .

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads