Александр Лаврентьев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Лаврентьев Александр Петрович (9 октябрь 1946, Казан) — ССРБ һәм Россия инженеры, Казан вертолетлар заводы директоры (1984—2007), «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе. Казанның мактаулы гражданины (2005). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023).
Remove ads
Биографиясе
Александр Петрович Лаврентьев 1946 елның 9 октябрендә Татарстан АССР Казан шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда Казан фәнни-тикшеренү электр-физика институтында башлый, техник, өлкән техник-конструктор, инженер-конструктор була. 1973 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлый[1].
1970 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенә эшкә күчә, инженер-конструктор, бюро башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы була. 1981— 1984 елларда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенең партком секретаре була.
1984 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсе генераль директоры итеп билгеләнә (1994 елдан — «Казан вертолет заводы» ААҖ), 2007 елга кадәр вазыйфаны башкара. 2015 елга кадәр заводның директорлар советы рәисе була.
1989 елдан 1990 елга кадәр КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре була.
2008 елдан — Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе) президенты.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2023 ― Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе ― «Постановка на серийное производство многоцелевого вертолета Ми-38» хезмәте өчен[2]
- «Хөрмәт билгесе» (1986),
- «Дуслык» ордены (Татарстан, 2016),
- «Дуслык» ордены (РФ, 1997),
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2006),
- IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен (2007),
- М. Л. Миль исемендәге медаль (1992) һәм башкалар
- Мактаулы авиатөзүче (2010),
- Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе (2011),
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2002).
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads