Александр Савельев-Сас
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Савельев-Сас Александр Сергеевич (26 сентябрь 1932 ел) — чуаш шагыйре, язучы. Халык мәгарифе алдынгысы. М. Трубина, Ф. Кәрим, Авыргазы урын хакимиятенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге премияләр лауреаты. Россия Язучылар берлеге әгъзасы (1994). Хәзерге вакытта Башкортстанда яши һәм эшли.
Remove ads
Биографиясе
Александр Сергеевич Савельев-Сас 1932 елның 26 сентябрендә Башкорт АССР-ының Авыргазы районындагы Юламан дигән чуаш авылында туа.
Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган колхозында эшли. 1951—1954 елларда хәрби хезмәттә була. Кичке мәктәпне тәмамлап, Стәрлетамак пединститутында югары белем ала.
Туган мәктәбендә укыта, район газетасында эшли.
Күп хикәя һәм повесларын Чебоксарның гәҗит-журналларында бастыра. Аларның иң билгелесе — «Ют арăм» (Чит хатын) повесте. Әдәбият хезмәткәре барлыгы алты китап чыгара.
Язучының әсәрләре рус, татар, башкорт телләренә тәрҗемә ителгән.
Әлеге вакытта Башкортстанда яши һәм эшли.
Remove ads
Әсәрләре
Китаплары: «Кама пысăкрах» — Кем биегерәк (1975), «Ялти сукмаксем» — Авыл сукмаклары (1981), «Кашкăр сукмакĕ» — Бүре сукмагы (1987), «Шăнкăравлă пĕкĕ» — Дөңгердәүле дуга (1993), «Сăвăсем» — Шигырьлар (2000).
Әдәбият
- «Чăваш литературно антологийĕ», составители: Д. В. Гордеев, Ю. А. Слэм. Шупашкар, 2003. ISBN 5-7670-1279-2 .
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads