Александр Соколов (1950)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Александр Николаевич Соколов (1950 елның 13 июне, Смидович районы, Яһүд автономияле өлкәсе, ССРБ) — муниципаль хезмәткәр, Хабаровск мэры (2000—2018), Хабаровскның мактаулы гражданины (2008), юридик фәннәр кандидаты (2001), Себер һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләре ассоциациясе президенты (2014—2019)[1]. «Бердәм Россия» әгъзасы (2009)[2][3].
Remove ads
Тормыш юлы
Александр Соколов 1950 елда Яһүд автономияле өлкәсенең Даниловка авылында туган; балачагын Смидович бистәсендә үткәргән. 1967 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Хабаровскта Горький исемендәге заводта слесарь булып эшли башлый. 1968 елда Совет Армиясе сафларына алына, Ерак Көнчыгыш хәрби округында хезмәт итә. Хезмәт иткәннән соң заводка кайта, слесарь-җыючы, өлкән инженер-диспетчер, өлкән инженер-технолог булып эшли. Читтән торып Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтында (хәзер — Ерак Көнчыгыш дәүләт элемтә юллары университеты) белем ала, институтны 1980 елда тәмамлый.
1977 елда Комсомолның Тимер юл райкомының беренче секретаре итеп сайлана. 1981—1983 елларда СБКФ тимер юл райкомының сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире булып эшли. 1983 елда Горький исемендәге заводның партком секретаре итеп сайлана, ә 1987 елда аның директоры була.
1989 елда край җитәкчелеге тәкъдиме буенча Александр Соколов СБКФның Хабаровск шәһәр комитеты беренче секретаре итеп сайлана. 1990—1991 елларда СБКФ ҮК әгъзасы була.
1990 елда Хабаровскта халык депутатларының шәһәр Советына беренче альтернатив сайлаулар уза; аларда Соколов депутат һәм Халык депутатларының шәһәр советы рәисе итеп сайлана. 1993 елда Александр Николаевич Хабаровск шәһәре администрациясе башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1994 елның декабреннән 2000 елның сентябренә кадәр «Хабаровскнефтепродукт» ААҖ генераль директоры булып эшли.
Дүрт тапкыр (2000 елның 24 сентябре[4], 2004 елның 26 сентябре, 2008 елның 12 октябре һәм 2013 елның 8 сентябре) Хабаровск шәһәре мэры итеп сайлана.
2001 елның ноябрендә А. Н. Соколовка юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.
Remove ads
Бүләкләр
- Почёт ордены (2014 елның 22 мае) — ирешелгән хезмәт казанышлары, Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, космосны үзләштерүдә, гуманитар өлкәдә, законлылыкны ныгытуда, актив законнар чыгару һәм иҗтимагый эшчәнлектә, күпьеллык намуслы хезмәте өчен[5];
- Дуслык ордены;
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале;
- «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале;
- «Дәүләт чиген саклаудагы казанышлары өчен» медале;
- «Россия флотына 300 ел» юбилей медале;
- «Хабаровск шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме (2008).
Remove ads
Гаилә
Өйләнгән. Дүрт баласы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads