Алексей Большеченко
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алексей Гаврилович Большереченко (укр. Олексій Гаврилович Большеченко; 1929 —2002) — украин совет сәнәгать эшлеклесе, 1969-1993 елларда. Бровары порошок металлургиясе заводы директоры.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1929 елның 18 гыйнварында Курск өлкәсе>нең Отрадное-Малиновский авылында туган.
1961 елда Мәскәү политехник институтында белем ала. Институтны тәмамлаганнан соң Салават машиналар эшләү заводының (хәзерге Салаватнефтемаш, Башкортстан) мастеры, цех начальнигы һәм баш технологы булып эшли.1964 елдан алып Бровары порошок металлургия заводында эшли, анда цех начальнигы, техник бүлек начальнигы, заводның баш инженеры һәм директоры булып эшли. А. Г. Большереченко җитештерүне һәм эшчеләрнең социаль өлкәсен үстерүгә, технологик процесларны камилләштерүгә һәм җитештерүне арттыруга зур игътибар бүлә. Аның җитәкчелегендә яңа җитештерү биналары, шифаханә-профилакторий, «Металлург» спорт комплексы, поликлиника, торак йортлар һәм ятаклар төзелә. 1981-1985 елларда «Металның сифатын күтәрү» мөһим фәнни-техник программасы буенча советның координация советы әгъзасы була.[1] КПСС әгъзасы буларак КПСС-ның XIX Бөтен Союз конференциясе делегаты булып катнаша.[2]
Алексей Гаврилович Большереченко шулай ук порошок металлургиясе техникасы һәм кораллары өлкәсендә гыйльми эзләнү белән шөгыльләнә. «Порошковая металлургия» журналында мәкаләләр, шулай ук бик күп уйлап табулар һәм патентлар авторы.[3]
Кайбер хезмәтләре:
- Изучение некоторых процессов изготовления металлокерамик фрикционный дисков. // Журн. «Порошковая Металлургия». 1972. № 12.
- Сравнительная оценка себестоимости железных пороков, полученных методом распыление расплыва и комбинированный восстановлением прокатное калин. // Журн. «Порошковая Металлургия». 1978. № 2
2002 елның 20 октябрендә Киев өлкәсенең Бровары шәһәрендә вафат була.
Большереченко Алексей Гаврилович — Бровары шәһәренең мактаулы гражданы (1993). УССР-ның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1969), шулай ук ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1977). Башка мизалдар белән бүләкләнгән.
Remove ads
Хәтер
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads