Алмаз Сабирҗанов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алмаз Сабирҗанов, Алмаз Реваль улы Сабирҗанов (1983 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чистай районы, Татар Ялтаны) — драма актеры, Уфа дәүләт татар «Нур» театры (2005―2006), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (2005 елдан) артисты. Татарстанның атказанган артисты (2016), «Тантана» премиясе лауреаты (2020).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1983 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Чистай районы Татар Ялтаны авылында туган. Әтисе Реваль ― механизатор, әнисе Гөлсинә ― мәдәният хезмәткәре. 2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (Фәрит Бикчәнтәевның Уфаның «Нур» театры өчен җыйган махсус курсы) тәмамлаган [1]..
Хезмәт юлы
- 2005 ел ― Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Уфа дәүләт татар «Нур» театры өчен әзерләнгән махсус курсын тәмамлаганга күрә[2], «Нур» театрында эшли башлый. Әлеге театрда бер сезон эшли.
- 2006 елның октябреннән ― Г. Камал исемендәге Татар академия театрында. Шулай ук Казанның Мәскәү районы Фатиха Аитова исемендәге 12нче кызлар гимназиясендә [3] театр түгәрәге алып бара. Шаян ТВда мультфильмнар тавышландыра (мультфильмнарга тавыш яздыра) [1].
Remove ads
Иҗаты
Студент чагыннан Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Бирелеп, хисләнеп уйнавы рольләрен тагын да җанлырак, ышандырырлык итә. Соңгы вакытта тискәре рольләрне күп уйный [1].
Уйнаган рольләре
|
|


Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2016 — Татарстанның атказанган артисты
- 2020 — «Тантана» премиясе — «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә (Камал театрында «Сүнгән йолдызлар» спектаклендə Надир мәхдүм роле өчен)[5][6]
Гаиләсе
Хатыны ― Илсөяр Илгизәр кызы Сабирҗанова (Вәлиева, 1984 елгы) [7], Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хор бүлегендә укыган, шәһәр үзәгендәге «Йөзем» ресторанында администратор, Казанның Вахитов районы 273нче санлы балалар бакчасында тәрбияче (2015) булып эшләгән. Ике кызы Камал театрының «Зәңгәр шәл» спектаклендә күмәк күренешләрдә катнаша [1].
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads