Алмаз Юлдашев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Алмаз Юлдашев
Remove ads

Алмаз Юлдашевтатар галиме, трактор двигательләре гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы, ТР ФАнең мөхбир әгъзасы, Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы.

Кыска фактлар Алмаз Юлдашев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

1926 елның 26 июлендә Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. Атасы Кыям Юлдашевҗәдитче мөгаллим, шагыйрь.

Алмаз Юлдашев 1949 елда "моторлар төзү" белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлый. 19491955 елларда Казанның 708 нче заводында конструктор. 1959 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында доцент булып эшли башлый, 19621985 елларда "Тракторлар һәм автомобилләр" каферасы мөдире. 1961 елда кандидатлык диссертациясе һәм 1988 елда докторлык диссертациясе яклый. 1989 елда аңа профессор исеме бирелә. 320дән артык фәнни хезмәтләре бар, шул исәптән «Тракторлар һәм автомобилләр» исемле дәреслек, ике монография, урысча-татарча техник терминнар сүзлеге. Төп хезмәтләре эчке янулы двигательләр эшенең динамик сыйфатламаларын билгеләүгә карый. Фәнни хезмәтләренең нәтиҗәләре Владимир трактор заводында, КамАЗ һәм ГАЗ заводларында гамәлгә кертелә. Аның җитәкчелеге астында 3 фәннәр докторы һәм 12 фәннәр кандидаты әзерләнә.

Remove ads

Фәнни хезмәтләре

  • Юлдашев А. К. Тракторлар һәм автомобилләр: югары уку йортлары өчен д-лек / А. К. Юлдашев, Ә. Х. Җомагылов. – Казан : Мәгариф, 1999. – 335 б.: рәс., табл. – Библиогр.: 331 б. (11 исем). – 1000 д.
  • Русча-татарча техник терминнар сүзлеге / А. К. Юлдашев, Ә. З. Әфләтунов, Ә. Х. Җомагылов, Р. Г. Нуруллин. – Казан: Мәгариф, 2000. – 256 б. – Библиогр.: 256 б. (15 исем.). – 1000 д.
  • Татар телендә югары белем бирү мәсьәләләре: 4нче ф.-метод. һ. ф. конф. мәкаләләре / Казан дәүләт авыл хуҗ. акад.; А. К. Юлдашев, Ә. Х. Җомагылов, Р. Г. Нуруллин. – Казан : Тәгълимат, 2000. – 44 б.
Remove ads

Мәңгеләштерү

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads