Алшарт

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Берәр аргументны аңлату яки аның нигезле булуын күрсәтү өчен кулланылган шартлы белдерүне алшарт дип атыйлар.[1] Мантыйк фәнендә аргумент — алшартлар һәм логик йомгак ролләрен уйнаган фаразлар (яки «фикерләр») күпчелеге.
Аристотель белдергәненчә, һәр логик аргумент ике алшарт һәм йомгак белән тасвирлана ала.[2] Алшартлар кай вакыт телгә алынмаска мөмкин, мәсәлән:

Бар кешеләр үлемгә дүчар булулары сәбәпле, Сократ та үлемгә дүчар булачак.

Сократның кеше икәне ачык булу сәбәпле бу алшарт күрсәтелми. Тулы рәвештә фикер шулай белдереләчәк иде:

Бар кешеләр үлемгә дүчар. Сократ кеше булу сәбәпле, Сократ та үлемгә дүчар булачак.

Бу үрнәктә беренче ике бәйсез белдерү — «бар кешеләр үлемгә дүчар» һәм «Сократ — кеше» — алшартлар, ә «Сократ үләчәк» йомгак булып тора.

Йомгакның исбатлануы ике алшартның хакыйкыйлегенә һәм аргументның нигезлелегенә бәйлә.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads