Альберт Салихов

җәнҗаллы чиновник, Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia

Альберт Салихов
Remove ads

Альберт Илдус улы Салихов (1962 елның 25 гыйнвары, Казан, Татарстан АССР, СССР) — җәнҗаллы чиновник, Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Шулай ук IV чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Юридик фәннәр кандидаты.

Кыска фактлар Альберт Салихов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биографиясе

Альберт Салихов 1962 елның 25 гыйнварында Татарстан АССРның Казан шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа. 1979-1980 елларда Казан авиация институтында техник булып эшли. 1980-1982 елларда Совет Армиясенең зенит-ракета гаскәрләрендә, ә 1982-1986 елларда Татарстан АССР Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә.

1989 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Диплом алгач, 1990 елда Татарстан Республикасы Питрәч районы суды судьясы итеп сайлана.

1994 елдан "Халыкара коммерция берлеге"нең генераль директор урынбасары, аннары 1995 елдан — генераль директоры.

1998-1999 елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгының тышкы элемтәләр буенча ярдәмчесе булып эшли. 1999-2003 елларда — Түбән Кама хакимияте башлыгы урынбасары.

2003 елда «Бердәм Россия» исемлеге буенча IV чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[1]. 26 нчы номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча сайланды. Думада җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары була.

2008 елның сентябрендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән эшне оештыру буенча Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры киңәшчесе итеп билгеләнә. 2009 елның 16 июлендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе карары белән Альберт Салихов Казанның шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы итеп билгеләнә[2]. 2016 елның 9 апрелендә җитәкче вазифасыннан үз теләге белән китә.

Remove ads

Мөселман зираты белән мәхкәмәләшүе

Казан мэриясенең шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Альберт Салихов Казанның Мөселман зираты белән мәхкәмәләшүе өчен мәшһүр булган. Ул үлгән әтисенең кабер ташына рәсем куярга теләде, ләкин зират җитәкчелеге моңа рөхсәт бирмәде. [3] Альберт әтисе каберен мәсхәрәләүдә гаепләп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Мөселман зиратын һәм Мәрҗани мәчете эшчәнлеген көн-төн тикшерү бара. Альберт Салихов үзенең хаклы булуын раслап, башкалада күрсәтүче KZN телеканалына да мөрәҗәгать иткән. Мөселман зираты директоры Салихҗан хәзрәт Закиров Казан мэры Илсур Метшин исеменә хат белән мөрәҗәгать иткән. Хатында ул Альберт Салиховның үзен дорфа тотуын, янауларын, җикеренүләрен бәян итә.[4][5] Казанның Совет районы прокуратурасы җинаять составы булмау сәбәпле, вандаллык һәм башбаштаклык маддәләре буенча җинаять эше кузгатудан баш тарта. Ләкин соңыннан барыбер Вахитов районы прокуратурасына зиратның эшчәнлеген туктату турында документ тапшыра. Зиратны ябылудан яклап милли хәрәкәт һәм дин эшлекләре Казанда митинг уздыралар.[6]

Remove ads

Закон чыгару эшчәнлеге

2003-2007 елларда, IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, федераль законнар проектларына 3 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмә авторы булып чыгыш ясады[7].

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads