Альбина Грчич
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Альбина Грчич (хорв. Albina Grčić; 1999 елның 13 феврале, Сплит[1], Альбина (хорв. Albina) буларак танылган) — хорват җырчысы. Ул карьерасын The Voice Hrvatska, Хорватиянең «Голос» телетамашасының өченче сезонында катнашудан башлый, анда өченче урынны ала. Роттердамда узган «Евровидение-2021» җыр бәйгесендә Хорватияне «Tick-Tock» җыры белән (ингл. — «Тик-так») тәкъдим итә, әмма финалга чыга алмый.
Remove ads
Карьера
Грчич Белградта X Factor Adria ның икенче сезонда Оливер Драгоевичның «Ako izgubim te ja» («Әгәр мин сине югалтсам») җыры белән катнаша[2]. Икенче раундка эләккәч, ул шоу җитәкчелеге карары буенча төркемгә керә. Шуңа да карамастан, Альбина тәкъдимне кире кага һәм тамашада катнашуын туктата[3].
2019 елның 7 декабреннән Альбина Грчич The Voice Hrvatska талантлар реалити-шоуының өченче сезонында конкурсант буларак катнаша[4]. Беренче шоуда Грчич Лаура Паузининың «En cambio no» җырын башкара[5]. Ике судья, Vanna һәм Давор Гобац Альбинаны хуплыйлар һәм аның остазы булырга теләк белдерәләр, әмма җырчы беренчесен сайлый[6].
2020 елның 11 гыйнварында Грчич китү раундлары вакытында Пинкның «A Million Dreams» («Миллион хыял») җырын башкара һәм киләсе раундка уза[7], анда 2020 елның 1 февралендә остазның карары буенча Филипа Руданга каршы парга эләгә. Икесе дә Билли Айлиш[калыпны мәкаләдән алып куярга] һәм Халидның «Lovely» җырын башкаралар[8]. Нәтиҗәдә Vanna Руданны сайлый һәм ул шоуда катнашуын дәвам итә[9].
Остаз Массимо Савич шул ук вакытта Грчичны үз командасына ала, шулай ул киләсе раундка уза[10]. 2020 елның 8 февралендә Грчич Златан Стипишичның «Nisi više moja bol» («Син минем авырту түгел») җырын башкара[11]. 2020 елның 15 февралендә ярымфиналда Грчич Coldplay төркеменең «Fix You» («Сине дәваларга») җырын башкара һәм финалга уза[12], анда остазы Савич белән «Suze nam stale na put» («Күз яшьләре безгә комачаулый»), MayaSar җырчының «Korake ti znam» («Мин аның адымнарын беләм») һәм «En cambio no» җырын җырлый[13]. Ул, Винко Кемераш һәм Филипп Руданнан гына калышып, гомуми зачётта өченче урынны ала[14].
Грчич The Voice та өченче урынны яулаганнан соң, Universal Music Croatia тавыш яздыру компаниясе белән контракт төзи[15]. 2020 елның 16 февралендә аның «Imuna na strah» («Куркуга карамый») дебют синглы чыгарыла[16]. 2020 елның декабрендә Хорватиянең милли сайлап алуында Грчичның «Евровидение-2021» җыр бәйгесендә катнашачагы игълан ителә[17]. Ул Бранимир Михалевич, Макс Циннамон һәм Татьяна Буклияш-Бакич язган «Tick-Tock» җыры белән чыгыш ясый[18]. Ул барлыгы 198 балл ала (жюри һәм телетавыш бирү нәтиҗәләре буенча) һәм беренче урынны яулый, бу аңа Хорватияне «Евровидение-2021»дә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә[19].
2021 елның 18 маенда ул Роттердамда «Евровидение-2021» бәйгесендә сәхнәдә чыгыш ясаса да, финалга уза алмый[20].
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads